Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Чирмешәндә газның сыйфатын даими тикшереп торалар

Әле салкын кышка кермәсәк тә, газ санагычлары бик кызу әйләнә, җәйге вакыт белән чагыштырганда, түләү күләме сизелерлек арта.

Кайвакыт әллә соң торбалар буйлап һавалы газ җибәрәләр микән дигән шик тә туа. Мин генә түгел, башка кайберәүләр дә мондый сорау биргәли. Чыннан да, челтәр газының сыйфатын кем тикшерә, гомумән, тикшерәләрме икән?

Чирмешәндә яшәүче бер ветеранның бу соравына район газ хезмәте начальнигы Рифат Гатин түбәндәгечә җавап бирде:

-“Лениногорскгаз” җәмгыяте лабораториясе торбалардан килә торган газның сыйфатын дүрт көнгә бер тапкыр тикшереп тора. Нинди дә  булса кушылмалар ачыклана икән, чаралар күрелә. Шуның өчен һавалы газ җибәрелү хакында имеш-мимеш дөреслеккә туры килми. Әлеге уңайдан сораулар булган очракта 2-55-30 телефон номеры буенча район газ хезмәтенә шалтыратырга мөмкин.

фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев