Чирмешәндә бурычлыларны тынычлыкта калдырмыйлар
Салымнар буенча бурычларны түләттерү буенча территориаль ведомствоара комиссия эшен яңартты. Әлеге комиссия салымнар буенча бурычлары булган барлык категория гражданнарны да прокуратурага чакырып әңгәмә үткәрә. Атна саен, исемлек буенча 25ләп кеше җавап тота. Салымнар буенча бурычлыларны түләп бетермичә тынычлыкта калдырмыйлар. -Районда салымнар буенча бурычның гомуми күләме 2 миллион 971 мең сум,...
Салымнар буенча бурычларны түләттерү буенча территориаль ведомствоара комиссия эшен яңартты.
Әлеге комиссия салымнар буенча бурычлары булган барлык категория гражданнарны да прокуратурага чакырып әңгәмә үткәрә. Атна саен, исемлек буенча 25ләп кеше җавап тота. Салымнар буенча бурычлыларны түләп бетермичә тынычлыкта калдырмыйлар.
-Районда салымнар буенча бурычның гомуми күләме 2 миллион 971 мең сум, ел башы белән чагыштырганда ул өч тапкыр диярлек кимеде, - ди район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Марат Әһлиуллин. -Әлеге комиссия эшли башлаганнан бирле салым буенча бурычлар 700 мең сумга азайды, шуның 150 мең сумнан күбрәге - физик затларның милек салымы.
Бурычларның күп өлеш, салымнарның гомуми суммасының 7 проценты - физик затларның транспорт салымы (1 миллион 500 мең сум). Транспорт салымын түләмәгән хуҗаларның транспортларына арест та салырга мөмкиннәр. Бу юнәлештә, прокуратура белән берлектә, ЮХИДИ һәм суд приставлары да даими шөгыльләнә.
Җир һәм милек салымы буенча бурыч зур түгел, ул гомуми салымның 1 проценты күләмендә генә калган (җир салымы - 197 мең сум, милек салымы - 112 мең сум). Әмма аларны да түләргә, түләттерергә кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев