Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Чирмешән урманнарында янгын куркынычы сезоны игълан ителде

Көннәр җылытып, инде урманнар да кар катламыннан ачылды. Бу чорда ут чыгу куркынычы артканлыктан,  25 апрельдән Татарстан урманнарында, шул исәптән безнең районда да янгынга каршы режим гамәлдә булачак.

Шуның  белән бәйле, “Чирмешән урманчылыгы” учреждениесе ут белән сак булу кагыйдәләрен искәртә. Урманнарда түбәндәгеләрне эшләү тыела:

-коры-сары,  коры үлән, яфрак яндыру;

-сүндерелмәгән шырпы, тәмәке төпчекләре, пыяла шешәләр, банкалар ташлау;

 -бензин, керосин яисә башка төр янып китүчән матдәләр белән чылатылган материаллар (кәгазь, чүпрәк, мамык һ. б.) калдырып китү;

 -двигателе эшләп торган техникага ягулык салу, төзек булмаган двигатель белән йөрү, ягулык салганда техника янында тәмәке тарту;

-торф ятмалары ачык яткан урында нинди дә булса эшләр башкару.

-Урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозган гражданнарга кисәтү яки  1 мең ярымнан 3 мең сумга кадәр, вазифаи затларга 10 мең сумнан 20 мең сумга кадәр, юридик затларга 50 меңнән  200 мең сумга кадәр административ штраф каралган. Әгәр закон бозу янгынга каршы махсус режим шартларында башкарылса, штраф күләме тагын да күбрәк. Зинһар, ут белән сак булыйк, - ди Чирмешән урманчылыгының урманнарны саклау инженеры Гүзәл Газыймова.

Урманнарда янгын чыгу очрагын күрсәгез, бу турыда 112;  8-987-233-99-65, 8 (84396) 2-58-79 телефоннары буенча шалтыратып хәбәр итегез.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев