Чирмешән яңалыклары

"Безнең Чирмешән" газетасы - Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Белеп торыгыз

Чирмешән светофорлары ник эшләми?

Район үзәгенең Техническая һәм  Титов урамнары киселешендәге юл чатында инде берничә көн светофор эшләмәде. Бүген Дзержинский һәм Гагарин урамнары киселешендә дә светофор утлары сүнде. Сәбәбе нидә икән?

-Светофорлар сафтан чыккан, ватылган иде, аларны  ясау өчен белгечләр чакырдылар. Машина йөртүчеләр моңа кадәр юл билгеләре нигезендә хәрәкәт итте, - дип аңлатты бу уңайдан районның ЮХИДИ бүлекчәсе өлкән дәүләт инспекторы Рәмис Шәкүров.

Сүз уңаеннан, юл инспекторлары әйтүенчә,  светофорлар куелгач, әлеге юл киселешләрендә һәлакәтләр саны сизелерлек кимегән. Җәяүлеләр өчен дә юл аша чыгып-йөрү ансат, куркынычсыз.

Әле генә, кич белән белешүебезчә, Чирмешәндә светофорлар янә  эшли башлаган.

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев