Чирмешән районының өч авылында газүткәргеч торбаларны буйыйлар
Белеп торыгыз

Чирмешән районының өч авылында газүткәргеч торбаларны буйыйлар

Быел район торак пунктларында 30 километр озынлыкта газүткәргеч торбаларның буяуларын яңартачаклар.

-Әлеге эшне  район үзәгенең Беренче Май, Дзержинский урамнарыннан башладык. Аннан чиратта - Озерная, Нагорная,  Канаш урамнары. Чирмешәндә барлыгы 24 километр озынлыкта торбалар махсус сары буяу белән буялачак. Быел мондый мәшәкатьләрне Кызыл Яр, Якты Тау авылларында да башкарырга ниятлибез, - ди район газ хезмәте начальнигы Рифат Гатин.

фото: автор


Нет комментариев