Чирмешән районында ике кеше коронавирус йоктырган
Алар – бер ир һәм бер хатын-кыз табиблар күзәтүендә.
Татарстанда 1310 кешегә COVID-19 диагнозы куелган, бу чирдән 4 авыру үлгән.
Россиядә коронавирус йоктыручылар – 165 мең 929 кеше, үлүчеләр – 1537, ә 2300 кеше авыр хәлдә. Вирустан 21 мең 327 кеше терелгән.
Дөнья буенча алганда пандемия 3 миллион 663 мең 824 кешегә йоккан, 257 мең 277 кеше үлгән.
Хөрмәтле чирмешәнлеләр! Бу көннәрдә, алдагы бәйрәм чорында да өйдә генә торыгыз!
фото: pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев