Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Чирмешән районында автомашина да янган

Узган атна ахырында Ивашкино авылы тирәсендәрәк нефтьчеләр оешмасына караган КамАЗ автомашинасына ут каба. Нәтиҗәдә, йөк транспортының кабинасы янган. Шөкер, аның шоферы исән-сау. Ут капкан машина сүндерергә район янгынчыларының быел инде икенче тапкыр чыгулары. Алар әйтүенчә, ике очракта да бәла автомашиналарның механизмнары һәм узеллары төзек булмавы сәбәпле килеп чыккан. Гомумән, быел...

Узган атна ахырында Ивашкино авылы тирәсендәрәк нефтьчеләр оешмасына караган КамАЗ автомашинасына ут каба. Нәтиҗәдә, йөк транспортының кабинасы янган. Шөкер, аның шоферы исән-сау.


Ут капкан машина сүндерергә район янгынчыларының быел инде икенче тапкыр чыгулары. Алар әйтүенчә, ике очракта да бәла автомашиналарның механизмнары һәм узеллары төзек булмавы сәбәпле килеп чыккан.

Гомумән, быел узган ун айда, "кызыл машиналарны" ут казаларына дип 39 тапкыр (былтыр - 37) кузгатырга туры килгән. Сигез очракта "пожар" хакында хәбәрләр ялган булган. Районда янгыннарның иң күбе электр үткәргечләрдән чыкты, диләр белгечләр. Ут белән саксыз эш итүчеләр шактый. Шуның өстенә бер тапкыр "кызыл әтәч җибәрергә" маташып та караганнар.

-Быелгы янгыннарда, шөкер, һәлак булучылар юк. Ә менә ике кеше утта пешеп зыян күрде, - ди райондагы янгын күзәтчелеге хезмәтенең баш инспекторы Андрей Фомин.-Сәламәтлегебезне, торакларыбызны уттан саклау өчен иң гади кагыйдәләрне истән чыгармау зарур: урын-җирдә тәмәке тартмаска, электр җиһазларын кабызган килеш онытып калдырмаска, тузган электр чыбыкларын алмаштырырга, чүп савытларына сүндерелмәгән тәмәке, шырпы ташламаска, балаларга күз-колак булырга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: янгын автомашина