Чирмешән районы прокуратурасы эшмәкәрләрне кабул итү чарасын үткәрергә булышты
Эшкуарларны кабул итү видеоконференция элемтәсе ярдәмендә оештырылды.
Сорауларга Татарстан Республикасы прокуроры урынбасары Юлия Наумова һәм ТР Президенты каршындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Фәрит Габделганиев җавап бирделәр.
-Әлеге кабул итү барышында 3 эшкуар шәхсән үзләре һәм үзләренең вәкилләре аша Татарстан Республикасында хезмәт хакының минималь күләме (16700 сумга кадәр), районда челтәр кибетләре санын контрольдә тоту механизмы, район территориясендә территориаль бүлекчәләре булмаган дәүләт органнары белән элемтә урнаштыру белән бәйле сораулар бирделәр, - ди Чирмешән районы прокуроры ярдәмчесе Алексей Крутиков.
Бирелгән барлык сорауларга эшкуарлар аңлаешлы җаваплар алдылар һәм коронавирус инфекциясенең тискәре нәтиҗәләре белән бәйле, шушы авыр чорда республика хөкүмәтенең бизнеска ярдәм күрсәтүенә теләк белдерделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев