Чирмешән автоинспекторлары “Тоннель” операциясенә чыгачак
Районның ЮХИДИ хезмәткәрләре юлда йөрү кагыйдәләрен профилактикалау, бигрәк тә автотранспорт белән исерек хәлдә идарә итүчеләрне ачыклау максатында, 18 декабрьдә чираттагы “Тоннель “ операциясе үткәрә.
Әлеге чара Кузай-Нурлат автоюлының 38 нче километрында, халык телендәге “Күтәмә борылышында” җомга көнне оештырыла. “Тоннель” кичке 16-18 сәгатьләр арасында – ике сәгать дәвам итәчәк.
-Операциянең максаты - җәза бирү түгел, беренче чиратта - кисәтү, машина йөртүчеләрне кагыйдәләрне үтәргә өндәү. Бу юлда йөрүче барыбызның да иминлеге өчен мөһим, - диделәр районның ЮХИДИ бүлекчәсендә.
фото: архив
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев