Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Чебине кайчан алу отышлы?

Авылның – үз яме, үз тәме һәм, әлбәттә, үз мәшәкатьләре. Ниһаять, көннәр бераз җылытып җибәргәч, авыл халкы кош-корт алу мәшәкате белән йөри башлады. Мал-туар асраучылар елдан-ел кимесә дә, авыл урамнары әлегә бройлер, каз һәм үрдәк бәбкәләре тавышыннан мәхрүм түгел. Быел кош-корт бәяләре ничек? Чеби алу кайчан отышлы? Әлеге сорауларга да җавап алырга тырыштык.

Рушан Сайранов, Кайбыч районының Кошман авылы:   – Безнең 5 мең баш чебигә исәпләнгән ике кошчылык фермабыз бар. Менә хәзер – чеби алуның иң кызган мәле. Кош-корт алу май аенда отышлы, чөнки көннәр җылыта, матур үләннәр чыга, шуңа күрә кош-корт та нык, сәламәт булып үсә, үлем-китем дә аз була. Әгәр инде тотарга җылы урын юк икән, июньдә, Сабан туйлары узганнан соң да алырга мөмкин. Быел да кешеләр май традициясен бозмадылар, суыклардан курыкмыйча, чебиләрне сатып алдылар, чөнки күбесенең урыны алдан хәстәрләгән. Безнең өчен чебиләрне сату гына түгел, әйбәт үсүләре дә мөһим. Шуңа күрә сатып алучыларыбыз белән һәрдаим элемтәдә торып, киңәшләребезне бирдек. Алар салкын көннәрдә кызыл лампалар куеп тордылар. Ә гомумән алганда, кош-кортларны апрельдә алучылар да, инкубаторда чыгаручылар да бар. Ләкин моның өчен тиешле шартлар булу кирәк.

Халык күп очракта бераз үскәнне – өч атналык, бер айлыкны сатып ала. Тәүлеклекне алучы юк, чөнки аларга бик яхшы тәрбия кирәк. Шулай ук без субсидиягә документ та бирәбез. 50–100 баш чеби алган кешегә бер кошка 100 сум исәбеннән субсидия кайтарыла. Быел, чыннан да, бәяләр үзгәрде, кыйммәтләнде. Бройлер йомыркаларын Европадан сатып алабыз, чөнки алардан чыккан чебиләр сыйфатлы, сәламәт була. Ә аларның бәясе бик нык артты. Ләкин аңа карамастан, бәяләрне артык күтәрергә тырышмадык. Чөнки алучыларга да кулай бәя кирәк. Шуларны истә тотып, бәяләрне базарныкыннан түбәнрәк итеп куйдык. Өч атналык чебиләрне 250 сумнан сатабыз.

Алсу Гарәфиева, Азнакай районының Беренче Май авылы:  – Кош-кортларны узган атнада гына ала башладык әле. 45 көнлек бройлерны 350 сумнан алдык. 30 көнлек үрдәк 400 сум тора. Узган елгы белән чагыштырганда, бәяләр артык кыйммәт түгел, мин канәгать.

Илдус Хатыйпов, Казанның Осиново бистәсе: – Казан дип тормыйбыз, үз йортыбыз белән яшәгәч, ел да кош-корт алырга тырышабыз. Йомыркасы да, ите дә үзебезнеке була. Быел 39 көнлек унбиш бройлер алдык. Берсе 400 сумнан. Ике ай элек 420 сумнан йомырка сала торган чебешләр дә алып кайттык. Алар күкәй сала башладылар инде, хәзер әтәч аласы калды.

Гөлназ Хәйриева, Саба районы: – Без бройлерларны 14 апрельдә алган идек. Ут куеп, җылы урында үстердек. Инде узган атна ахырында эшкәртеп, урнаштырып та куйдык. Көннәр тагын да җылыткач, берничә каз бәбкәсе алырга дип исәпләп торабыз.

Гөлсем Абдуллина, Алабуга районы: – Үзебезнең казлар февраль урталарында йомырка сала башлады, бәбкәләрен чыгарып, халыкка саттык. Башлыча теплица тотучылар гына алып китте. Самара өлкәсеннән кадәр килеп алдылар. Ә күпчелек халык беренче партиядән чыккан кош-кортны алырга ашыкмады, бәбкәләр алырга май башында гына килә башладылар.  Кемдер – ике атналыкны, кемдер бер айлыкны сорый. Соңгы елларда бер айлык казларга ихтыяҗ күпкә зуррак. Үсеп җиткәннәрне генә алучылар да күп. Чөнки хәзер кешеләр мал тотмый, җылы урыннары юк. Үзебезнең казлар салган йомыркалар гына җитмәгәч, сатып та алабыз. Аларын инкубаторда чыгарып, үстереп сатабыз. Кыскасы, бездә эшнең бетеп торганы юк, хәзер аеруча «кайнашып» яшибез.

Равия Фәйзрахманова, Биектау районының Мәмдәл авылы: – Без чебиләрне ел да бер кешедән алабыз. Арча районы Мөндеш авылындагы алыпсатарлар Чаллыдан кайтарып сата. 400 сумнан 31 чеби алдык. Шулары исән-сау үсеп җитеп, үзебезгә ризык булсын.

Чулпан Һадиева, Кукмара районының Бакчасарай авылы:   – Чебиләрне узган атнада гына алып кайттык. Быел май суык булды бит, салкын тигерербез, авырырлар, дип сабыр итеп тордык. Чебиләр өчен әле дә суык. Соңрак алсак та ярыйсы булган икән, дибез. Безнең якларда иртәрәк алучылар да булды. Алдан язылып, акчасын түләп куйгач, суык булса да, мәҗбүри кайтарып куючылар инде аларның күпчелеге. Чебиләр җылы ярата, шуңа күрә яхшы урыны булмаган кешеләр кош-корт алырга ашыкмый торды. Гөлнара Галимҗанова, Биектау районының Әлдермеш авылы: – Мин ак тавык яратам. Быел аларны 450 сумнан сатып алдык. Бәясенә игътибар иткән юк инде, кирәк булгач, алабыз.

чыганак

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев