Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Чәй содасының барлык файдалы якларын беләсезме?

Үзегезне тикшереп карагыз әле.

Ванна керер алдыннан кайнар суга 100 грамм чәй содасы салсагыз, каты су йомшарыр, ә тәнегез шома һәм матур булыр.

Аякларыгыз тирли икән, аяк киеме эченә аз гына сода салыгыз. Салгач, аны кагып кына төшерегез.

Чәй һәм каһвәгез хуш исле булсын өчен суга бер чеметем сода кушыгыз.

Суыткычтан начар исне бетерер өчен тәлинкәгә 50 грамм сода салыгыз һәм суыткычка куегыз, берничә көннән алып, түгегез.

Суга бер калак сода кушсагыз, кәбестә тизрәк пешәчәк, витаминнары да яхшырак сакланачак.

Яшелчә-җимешне юганда да суга сода кушу яхшы.

Келәмнән начар исне юк итәр өчен аның өстенә сода сибеп чыгарга һәм берничә сәгатьтән тузан суырткыч белән суыртып алырга кирәк.

Черки, бал корты тешләгән урынга бераз юеш сода куеп торсагыз, кызару, әрнү бетәр.

Битегез коры икән, аны сода кушылган су белән юыгыз.

Көн буе аяк өстендә йөргәннән соң, арыган аякларыгызны содалы суда ял иттерегез.

чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев