Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Быел Татарстан республикасында ГТО нормаларын тапшыру өчен 9 яңа спорт мәйданчыгы төзеләчәк

2023 елга кадәр барлык районнарда да теләге булган һәр кешегә физкультура белән шөгыльләнергә мөмкинлекләр тудырылачак. Моның өчен яңа спорт мәйданчыклары төзеләчәк, дип яза «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.

Быел республикада «Спорт — тормыш нормасы» федераль проекты буенча ГТО нормаларын тапшырып була торган 9 яңа спорт мәйданчыгы төзелергә тиеш. Төзелеш эшләре «Демография» илкүләм проекты кысаларында тормышка ашырыла.

2020 елда бу проект нигезендә Яшел Үзән районының Васильево бистәсендә универсаль спорт залы, Әлмәт һәм Аксубай районнарында  футбол мәйданчыклары төзү  планлаштырыла.

Ә Чаллыда исә йөзә торган өсте ябулы  бассейнны төзү эшләре дәвам итә һәм өсте ябулы боз сараеның нигезе корылачак.

Казанның «Тасма» стадионындагы җиңел атлетика  йөгерү юлларына яңа рулонлы япма түшәү планлаштырыла. Республиканың спорт мәктәпләренә хоккей өчен яңа җиһазлар комплекты һәм боз катыру машиналары кайтырга тиеш. Муниципаль-шәхси хезмәттәшлек кысаларында да яңа спорт объектын төзү буенча проект тормышка ашырылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев