Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Быел республикада илкүләм проект буенча 44 юл объекты ремонтланачак

Казан агломерациясендә «Куркынычсыз һәм сыйфатлы автомобиль юллары» проекты буенча — 27, Чаллыда — 15, Түбән Камада ике объект төзекләндерү күздә тотыла.

2020 елда Татарстанда «Куркынычсыз һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты буенча 44 юл челтәре объектын ремонтлаячаклар. Әлеге эшләргә 4,6 миллиард сумга якын акча тотылачак икән, шуның 2,1 миллиарды - федераль бюджеттан. Бу хакта республиканың  Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы хәбәр итә, дип яза «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.

Аерым алганда, Казан агломерациясендә — 27, Чаллыда — 15, Түбән Камада ике объект төзекләндереләчәк.

Татарстанда «Куркынычсыз һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты узган елда гамәлгә ашырыла башлады. Моңа кадәр республика хәзерге вакытта илкүләм проект составына керә торган «Куркынычсыз һәм сыйфатлы юллар» өстенлекле федераль проектында катнашты.

Илкүләм проектның өстенлекле бурычы – тиешле нормативларга туры килә торган юлларның өлешен арттыру. «Куркынычсыз һәм сыйфатлы автомобиль юллары» - илдә 2019 елның гыйнварыннан бирле Россия Президенты инициативасы белән гамәлгә ашырыла торган 12 илкүләм проектның берсе.

Былтыр республикада әлеге илкүләм проект буенча гомуми озынлыгы 205,8 чакрым тәшкил иткән 173 юл объектны норматив хәлгә китергәннәр.

Быел безнең район торак пунктларының урам-юл челтәрләрен норматив хәлгә китерү буенча 50 миллион сумлык эш башкару планлаштырыла. Әлеге средстволарга Утыз Имән, Иске Үтәмеш, Кара Чишмә, Девичья Поляна, Чирмешән,  Сосновка, Түбән Кәминкә, Әккәрәй, Лагерка  авылларындагы кайбер урам юлларын ремонтлау яки вак таш түшәү эшләре каралган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X