Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Бурычтан котылуның 5 ЫСУЛЫ

Икьтисадтагы тотрыксызлык, санкцияләр аркасында күпләр киләчәк керемнәрен фаразлык алмый. Үзәк федераль округ буенча Үзәк банк идарәсе баш икътисадчысы Александра Львова санкция шартларында барлык бурычларны тизрәк ябарга тырышырга кирәк дип саный. Ә Үзәк банк кредитлардан котылуның биш ысулын атады.

Рефинанслау. Бу булган кредитны ябу өчен икенче кредит алу дигән сүз.  Әлеге программа кредит ставкасын киметергә, түләү вакытын озайтырга яки айлык түләүне киметергә мөмкинлек бирә. Әгәр югары ставка белән кредит алгансыз икән, ставкалар төшкәч, аны рефинанслагыз. Әгәр кредитыгыз берничә булса, аларны берләштерергә мөмкин.

Кредитны алдан ябу. Кредитны вакытыннан алда ябу аның вакытын кыскартырга һәм процентларда экономияләргә мөмкинлек бирә. Вакытыннан алда түләгәндә процентлар кредиттан файдаланган вакыт өчен генә түләнә. Закон буенча кредитны вакытыннан алда түләү өчен әлеге карарың турында банкка кимендә 30 көн эчендә хәбәр итәргә кирәк, тик банк үз заемчылары өчен азрак вакыт билгеләргә мөмкин. Шулай ук вакытыннан алда түләп бетерү мөмкин булган минималь суммага да игътибар итәргә кирәк. Әгәр вакытыннан алда бурычның бер өлеше генә түләнсә, банк түләүнең яңа графигын җибәрә.

 Запасларны барлау. Ремонт, ял,  яңа кухня өчен җыеп барган акчаны кредит ябу өчен тотарга мөмкин. Әмма эштән кыскартылу була калса, яки авырып киткән очрак өчен резерв калдырырга кирәк.  Финанс куркынычсызлыгы мендәрен банкта саклау яхшырак. Депозитлар буенча ставкалар хәзер 16–18 проценттан да ким түгел.  Кредит ябу өчен күчемсез милек яки машина сатарга ашыкмагыз.

«Кыйммәтле» бурычлардан арыну. Әгәр югары ставкалы кредитларыгыз булса, иң беренче аларыннан арынырга тырышыгыз. Гадәттә, алар аз вакытка алынган кредитлар була. Әгәр күләме дә азрак булса, зуррак кредитларыгызны түләү җиңелгәрәк туры килсен өчен, анысыннан арынсагыз яхшырак булыр.

План кору. Күпләр озак вакытлы финанс планнары төзи. Финансларны кыска вакытка планлаштырырга киңәш итә белгечләр. Банк кушымтасында чыгымнарны күзәтеп бару да комачауламый. Финансларны планлаштыру буенча башкалар тәҗрибәсен куллану да зыян итмәс. Японнар гаилә бюджетын алып бару буенча Kakebo системасын уйлап тапкан, анда теге яки бу әйберне берьюлы сатып алмаска киңәш ителә. Сатып алуны күпмедер вакытка кичектереп торасың, аннары бу чыгымның урынлы яки урынсыз түгелме икәнлеген тагын бер уйлыйсың.

Кредит түләүдә чыннан да кыенлыклар туса, банктан кичектереп торуны сорарга кирәк. Әгәр сезнең керемегез 30 процентка кимесә, закон буенча агымдагы елның 30 сентябренә кадәр ярты елга кредит каникулы рәсмиләштерергә мөмкин.

источник

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X