Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Белеп торыгыз

Бүген Чирмешәндә Тукайга багышланган күргәзмә ачыла

«Мәңгелеккә омтылам: Габдулла Тукай һәм аның мирасы»: олуг әдипнең 140 еллыгы уңаеннан район мәдәният йортында кызыклы күргәзмә эшли башлаячак.

Чирмешән мемориаль үзәге хезмәткәрләре күргәзмәне Татарстан Милли музее, архив һәм институт фондларыннан алынган сирәк документлар, кулъязмалар, фотосурәтләр, документлар белән тулыландырган.

Күргәзмә Кайбыч районыннан соң Чирмешәнгә килде. Якташларыбыз Тукайның тормыш юлы, журналист эшчәнлеге һәм үлемсез әсәрләре белән таныша алачак. Күргәзмә 30 апрельгә кадәр эшли.

Аны тантаналы ачу чарасы бүген сәгать 11дә булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев