Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Белеп торыгыз

Бу атнада Татарстанда 25 градус эссе булачагы турында кисәттеләр

Россиянең Европа өлеше территориясендә антициклон хөкем сөрә. Татарстан аның төньяк-көнчыгыш өлешенә эләккән. Шул сәбәпле бу көннәрдә бездә аномаль эссе көтелә. Татарстан Гидрометеоүзәк үзәге метеофаразлар бүлеге башлыгы Ирина Трущина шул хакта сөйләп үткән.

“Якындагы көннәрдә субтропик һавалы шушы антициклон йогынтысында булачакбыз. Шуңа күрә бик югары температуралар фаразлана. 17 апрельдә көндез республикада һава температурасы +16…+21 градус, 18 апрельдә +20 градус булачак. Шимбә – 19 апрельдә исә көндезге сәгатьләрдә термометрның терекөмеш баганасының +20…+25 градуска кадәр күтәрелүен көтәбез. Якындагы көннәрдә кыска вакытлы яңгырлар булырга мөмкин”, – дип сөйләп үткән ул.

Белгеч билгеләп үткәнчә, соңгы 3 тәүлектә тәүлеклек уртача температура нормадан 5-8 градуска артыграк булачак. Мондый җылы һава май ахыры-июнь башларына туры килә. Россия Гидрометеоүзәге фаразларына караганда, якындагы декадада (16-25 апрель аралыгында) Татарстанда һава температурасының нормадан 5 градуска югарырак булуы фаразлана.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев