Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Белеп торыгыз

Бөек Ватан сугышында хәбәрсез югалган чирмешәнлеләрне эзләү: яңартылган исемлек (ноябрь һәм апрель)

Хөрмәтле якташлар, елга ике тапкыр — ноябрь һәм апрель айларында — 1941–1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы фронтларында әле дә хәбәрсез югалучылар исәбендә торган безнең туганнарыбызның яңартылган һәм яңа исемлекләре белән танышу мөмкинлегебез бар.

Эзләү отрядларының сугыш кырларында тырыш хезмәте һәм, бигрәк тә, архив документлары белән эшләү нәтиҗәсендә, солдатларның элек билгеле булмаган һәлак булу урыннары һәм каберлекләре табыла. Аларның күпләре «исемсез» булудан туктый.

Барлык чирмешәнлеләргә зур үтенеч:

  •  Исемлекләрне игътибар белән карап чыгыгыз https://disk.yandex.ru/d/b8YRYZonhv_NOQ. Әгәр үз туганыгызны тапсагыз, зинһар, безнең белән элемтәгә керегез (кемне тапканыгызны һәм ул сезгә кем булуын языгыз).
  •  Өлкән буын вәкилләре — әби, бабайлар белән сөйләшегез. Алардан: «Безнең гаиләдә шул сугышта хәбәрсез югалучылар бармы?» — дип сорагыз һәм аларга бу исемлекләрне күрсәтегез.
  •  Әгәр туганыгыз исемлекләрдә булмаса, аның мәгълүматларын (фамилиясен, исемен, атасының исемен) түбәндәге номер аша тапшыра аласыз: 8 937 292 93 07 ( шалтыратулар, хатлар).  Шулай ук Ирина Суворовага социаль челтәрләрдә — «ВКонтакте» яки «Одноклассники» аша яза аласыз. Сезнең үтенеч-соравыгыз эзләүчеләргә тапшырылачак.

Хәбәрсез югалган туганын тапкан һәркемне Бөек Җиңү көне алдыннан тантаналы рәвештә извещениеләр тапшыру чарасына чакырачакбыз.

Әйдәгез, геройларның исемнәрен бергәләп кайтарыйк. Хәтер без истә тотсак кына яши.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев