Биш айлык баласының күзләрен чокыган
Шулай ирләрен көнләүдән акылдан язар чиккә җиткән хатыннар да була.
Хакасиядә яшәүче бер хатын, ирен көнләп, аның белән гаугалашу нәтиҗәсендә биш айлык баласының күзләрен чокыган.
36 яшьлек хатын психикасы бозылудан җәфа чиккән. Талашканнан соң, ире Абаканга киткәч, ул башка өч баласын (дүрт яшьтән 14 яшькә кадәр) бер бүлмәгә япкан, аннан бернинди шартларда да чыкмаска кушкан. Шуннан соң бәләкәй баласының күзләрен кухня пычагы белән чокып алган.
Өенә кайткан ир кечкенә улын һәм аның өстендә нидер пышылдаган хатынын күрә. Баланы дәваханәгә салалар, әнисе тоткарлана.
"Сәламәтлеккә күрәләтә зыян салу" мәддәсе буенча җинаять эше ачылган.
Фото: pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев