Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Белеп торыгыз

Безнең «районка»: линотиплардан цифрларга кадәр

Һәрбер газетаның үз төпләнмәләреннән торган архивы, шул ук вакытта, биографиясе бар. «Безнең Чирмешән» – вакыйгалар хроникасы гына түгел, ул төрле буын чирмешәнлеләрнең гомерен чагылдырган тарихи көзге дә.

Район газетасының “алтын” фонды: безнең хәбәрчеләр

Элек-электән район басмасы җәмәгать хәбәрчеләренең олы ярдәмен тоеп яши. Алар арасында районның бер генә вакыйгасына да битараф булмаган төрле яшьтәге, төрле һөнәр ияләре бар. Чирмешәннән Н. Фролов, С. Зиннурова, Туймәттән Р. Хәйруллина,  Яңа Элмәледән Н. Паймуратов, Кара Чишмәдән Ф. Шәфыйков, Ивашкинодан

М. Юманин, Әккәрәйдән М. Захаров, Бәркәтәдән С. Бикбова, Шешминкадан Е. Зубова, Әсхәт Булатов (Иске Кади), Дания Әгъзамова (Түбән Кәминкә), Керкәледән Ф. Галяутдинова һәм башка бик күп хәбәрчеләр үз газетыбыз белән тыгыз элемтәдә тордылар һәм торалар. Алар газета белән халык арасын якынайтты, укучыларны кызыклы язмалар белән сөендерде.

Авыр станоклардан – заманча версткалауга

“Безнең Чирмешән” –“Наш Черемшан” газетасы республика күләмендәге иҗади бәйгеләрдә дә күп мәртәбәләр җиңүле урын яулап, яхшы яктан телгә алынды.

1995 елда редакция һәм район хакимияте тарафыннан якташыбыз, шагыйрь һәм мәгърифәтче Габдерәхим Утыз Имәни исемендәге премия булдырылды. Редакциянең берничә хезмәткәре һәм актив хәбәрчеләребез аның лауреаты исемен яуларга өлгерде инде.

1997 елның апрель аеннан башлап, тиз эретүле җыю машиналары (линотиплар), авыр, котсыз бастыру станоклары һәм кулдан версткалау урынына исә заманча компьютер җиһазлары кулланыла

башлый. Укучылар фикеренчә, шуннан соң газетаның бизәлеше, фотографияләр сыйфаты, полиграфик эшләнеше уңай якка үзгәрә.

Бинабыз да шәп

2003 ел редакция коллективы өчен аеруча истәлекле булды: декабрь аенда журналистлар өчен бөтен уңайлыклары булдрылган ике катлы яңа редакция бинасы кулланышка тапшырылды. Шуны да өстик: район хакимияте һәм нефтьчеләр ярдәме нәтиҗәсендә, төзелеш нибары ел ярымда төгәлләнде. Без хәзер җылы, иркен бинада хезмәт куябыз.

Буыннар тарихы: ветераннар һәм замандашлар

Редакциядә район тормышын, аның бай тарихын, шушы җирдә гомер итүче кешеләрен  иҗади тасвирлаучы коллектив эшләде.  Безнең ветераннар: җаваплы сәркатип Кәримә Талипова, хәбәрчеләр  Роза Латыйпова, тәрҗемәчеләр Анна Суворова, Гөлнара Азоркина, Мәдинә Латыйпова, хисапчы Флюра Минхәерова, компьютерда җыючылар

Надежда Никонова, Татьяна Ромина, Фәгыйлә Мөхәммәтшина, корректорлар Минзаия Гарифуллина, Минәсма Мөхәммәдиева, газета бастыручылар Шәрига Галиева һәм Әнвәр Кыямовлар – район газетына дистәләгән ел гомерен багышлаган тырыш белгечләр.

Интернет һәм социаль челтәрләр үсешенә карамастан, редакциядә дустанә, һәрдаим иҗади эзләнүчән коллектив оешты. Бүгенге хезмәткәрләрнең  дә күбесе бай тәҗрибәгә ия, ә иң мөһиме – аларда барлык кешеләр дә яратып укырдай эчтәлекле газета  һәм кызыксынып карардай заманча видеоматериаллар чыгару теләге көчле.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев