«Безнең Чирмешән»гә язучылар арасында шәп бүләкләр уйнатылачак
2026 елның беренче яртыеллыгына “Безнең Чирмешән” (“Наш Черемшан”) газетасына язылып, төп приз – бензиннан эшли торган моноөйгеч – буразналар яргыч, бәрәңге төпләре өйгеч техника отарга мөмкин.
Әлеге бүләкне район башлыгы Рамил Айбатов ярдәме белән алдык. Ул тагын түбәндәге бүләкләрне алырга булышты:
-бензиннан эшли торган үлән чапкыч - триммер;
-аккумулятордан эшли торган үлән чапкыч - триммер;
-пластик торбалар ябыштыру аппараты;
-электролобзик;
-су насосы;
-электр конверторы – электрдан эшли торган мич;
-аккумулятордан эшли торган агу сиптергеч;
-шомарту машинкасы – “болгарка”;
-триммерга – пычак (2 данә);
-трещеткалы ачкычлар җыелмасы;
-триммерга – чылбырлы катушка;
-триммер җебе (леска).
Газетага язылучылар арасында приз уйнатуга башка иганәчеләребез дә, рәхмәт аларга да, бүләкләр бирделәр:
-“Шатлык” кафесында комплекслы төшке аш - 5 кешегә сертификат (Рафаэль Шакиров);
-бөртек ваклагыч – “Инструментлар” кибете (Зәкәрия Гайфетдинов);
-шомарту машинкасы (“болгарка”) - “Крепежа. Инструменты” кибете (Илдус Гыйләҗев);
-электр чәйнеге – “Радуга” кибете (Айгөл Шәйхетдинова);
-сөлгеләр җыелмасы (2 данә), кечкенә үлчәү (2 данә) заварка чәйнеге, пластмасса кәрзин (2 данә) – “Булгар” кибете (Булат Латыйпов);
-идән себерә торган “щетка-ролик” – 2 данә, пыялалар чистарту эш коралы, су сипкеч (лейка) – 3 данә - “Фазенда” кибете (Наил Нуртдинов);
-1 мең сум акча (ике кешегә) “Автозапчастьләр” кибете (Илшат Гатин, Фирая Сәмәрханова);
-өч литрлы банкада бал (2 данә) Фаяз Шәрифуллиннан (Чирмешән);
-пикник өчен савытлар җыелмасы, фонарь – район инвалидлар оешмасы (Мәдинә Талипова).
Отыш уйнату турында тулырак мәгълүмат сылтамасы буенча нигезләмәдә.
Отыш уйнатуда катнашу өчен, “Безнең Чирмешән” (“Наш Черемшан”га) 2026 елның беренче яртыеллыгына, 6 айга язылып, квитанция һәм акча түләгәнлеккә чек күчермәсен 2026 елның 23 гыйнварына кадәр редакциягә җибәрергә кирәк.
Отыш уйнату редакциядә 26 гыйнварда (2026) үткәреләчәк.
Реклама АО “Татмедиа” 16+
erid: 2VtzquyZ7Je
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев