Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

“Безнең Чирмешән” журналистлары Бәркәтәдәге газета укучылары белән очрашты

Район газетасы журналистларының, авылларга барып, үз укучылары белән очрашуы, күзгә -күз карап сөйләшүе матур гадәткә әйләнеп бара.

Минемчә, мондый чаралар ике як өчен дә файдалы. Без халык фикерен, тәкъдимнәрен ишетсәк, якташларыбыз да редакция эше, журналист хезмәтенең нечкәлекләре белән якыннанрак таныша.

Бәркәтәгә еш барырга туры килә, биредә тормыш кайный, халык та бик актив, чаралар күп уза. Монда авыл китапханәчесе Әлфия Сөләйманова, авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре Фәния Кашапова һәм Альмир Жораев тырышлыкларын аерым атау урынлы булыр. Газета укучыларыбыз белән чираттагы очрашу да нәкъ шул мәдәният йортында узды.

Район газетасы баш редакторы Марат Гомәров чара барышында редакция коллективы, иҗат процессы турында сөйләде, Бәркәтә авылы халкының тырыш, кунакчыл булуларын мактап телгә алды.

- Монда килгән саен, шалтыраткан саен ниндидер яңалыкка тап булабыз, - диде ул. – Форсаттан файдаланып, авыл җирлеге Советы һәм башкарма комитеты хезмәткәрләренә дә рәхмәт җиткерәсе килә. Алар белән тыгыз элемтәдә торабыз, аңлашып эшлибез.

Баулы районыннан 44 ел элек район газетасы редакциясенә эшкә килгән Сәрия апа Бикбова журналист булып нибары бер елга якын хезмәт куя. Бәркәтә авылына тормышка чыккач, озак еллар мәктәптә балаларга белем бирә. Бүген ул лаеклы ялда.

-Район газетасы редакциясе коллективы минем өчен аеруча якын. Район хәбәрләре белән “Безнең Чирмешән” газетасының сайты аша да танышам, ләкин басманы кулга тотып уку – бөтенләй башкача, үзенә бер ләззәт. Газетаның сайты уңышлы эшләсә дә, өлкән буын вәкилләре өчен аның кәгазьдә басылганы кадерлерәк, - ди ул. - Журналист хезмәте җиңел түгел, аеруча хәзер, ул тирән белем, дөньяга карашның киң булуын, заман белән бергә атлап баруны таләп итә. Сезгә яшьләр тормышына  игътибарны артыруыгызны теләр идем. Авыллар картая, яшьләр шәһәргә китүне өстен күрә. Ләкин бит калучылар да бар, алар сезнең мәкаләләрегез геройлары булсыннар иде.

Очрашуга безнең актив хәбәрчебез 82 яшьлек Наҗия апа Мостафина да килгән. Олы яшьтә булуына карамастан, Наҗия апа безне үзенең эчтәлекле хатлары белән сөендереп тора, редакция оештырган бәйгеләрдә дә катнашып, призлы урыннар яулый. Актив хәбәрчебез язмаларын бер дәфтәргә дә туплап бара икән.

Авыл китапханәчесе Әлфия Кыяметдин кызының да район газетасы материалларыннан шактый күләмле, берничә томлы архив тупланган. Ул “Безнең Чирмешән” битләрендәге Бәркәтәгә кагылышлы барлык язмаларны җыеп бара.

-Без газетаның һәр номерын көтеп алабыз, яратып укыйбыз, - ди Бәркәтә авыл җирлеге  башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Миләүшә Мусина. – Бүген район газетасы 69 йортка килә, киләсе яртыеллыкка да 70ләп карточка тутырылган. Хат ташучыларыбыз Фирая Мусина, Альбина Сәйфетдинова газета-журналларны вакытында тараталар. Бүлекчә начальнигыннан да уңдык: Эльвира Костылева үз урынында, эшен белеп башкара.

Сүз уңаеннан, бүген Бәркәтә авылында 417 йорт, 580 кеше исәпләнә, ләкин 235 йортта гына даими рәвештә кеше яши, калганнарының бер өлешен дача буларак кулланалар, җәй айларында кайтып торалар, тагын дистәләгән торакның хуҗалары да билгеле түгел.

Гөлсирә Шәрифуллина фотолары

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев