“Безнең Чирмешән” район газетасы кирәкле бүләкләр таратты
Лашман авылында гомер итүче Талиповлар гаиләсе ике ел рәттән, район газетасына язылып, бүләк оттылар.
- Район газетасы - гаиләбезнең дусты, без аны бик күп еллар алдырабыз, көтеп торабыз. Аңа язылмый калган юк. Пенсия яшендә булсак та, яңалыклар белән кызыксынабыз. Бу акциягә ике тапкыр квитанцияләрне җибәрдек, икесендә дә бүләк оттык, - диде якташыбыз Тәнзилә Талипова. – Беренчесендә, анысын үземә атаган идем, ашханәгә бушлай төшке ашка сертификат чыккан иде. Менә монысында квитанцияне ирем исеменә тутырган идек, аңа электр чәйнеге насыйп булды. Зур рәхмәт, бик кирәкле һәм файдалы бүләк. Безгә бәхет елмаеп кына тора.
Талиповлар гаиләләре белән район газетасын укыйлар, аның килүен көтеп алалар.
- Газета бай, эчтәлекле, районның бөтен хәбәрләрен “Безнең Чирмешән”нән белеп торабыз, - ди бүләк артыннан редакциягә килгән Тәнзилә апа. – Форсаттан файдаланып, хат ташучыларыбызга да рәхмәт әйтим әле. Почтабыз эшләп тора, хат ташучыбыз Рәмилә Авзалова газеталарны вакытында тарата. Сезгә дә, аңа да эшләрегездә уңышлар теләп калам.
Автор фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев