Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Белеп торыгыз

«Безнең Чирмешән” (“Наш Черемшан”) газетасына язылучылар арасында җиңүчеләр билгеле

“Безнең Чирмешән” (“Наш Черемшан”) газетасына барлыгы 2295 квитанция тутырылды, шуның 498се редакциягә тапшырылып, бүләкләр уйнатуда катнаштырылды.

Ничә ел дәвамында әлеге акцияне үткәрсәк тә, бу юлы якташларыбыз аеруча күп катнашты. Сәбәбе дә билгеле, квитанция китергән һәр кеше: “Миңа мотокультиватор кирәк”, – диде.

Төп призны отучыны атаганчы, әүвәл бүләкләрне алуда булышкан юмарт иганәчеләребезгә: район җитәкчесе Рамил Айбатовка, призларның күп өлеше, шул уңайдан төп бүләк – мотокультиватор да аның  ярдәме белән алынды, Илшат Гозәеровка (“ЧИРМЕШӘНАГРО” җәмгыяте), Булат Латыйповка (“Булгар” сәүдә йорты), шәхси эшмәкәрләр: Илдус Гыйләҗевка, Зәкәрия Гайфетдиновка, Оятулло Сәидовка, Илшат Гатинга, Фирая Самарханова, Алинә Нуретдиновага, умартачылар: Фаяз Шәрифуллинга, Сәгыйть Гыйләҗевка, Рәмилә Рәхмәтуллинага зур рәхмәтебезне белдерәбез.

Төп бүләкне – мотокультиваторны Иске Үтәмеш авылында яшәүче Рафик Әхтәмов отты.

Сүз уңаеннан, Рафик Әсхәт улы район газетасына язылучылар арасында призлар уйнатуда катнашып, инде дүртенче тапкыр бүләк отты.

“ЧИРМЕШӘНАГРО”дан түбәндәге якташлар берәр центнер бодай алачак:
Рабига Гатина (Чирмешән), Фаил Гафиятуллин (Түбән Кәминкә), Анна Суворова (Чирмешән), Светлана Игнатьева ( Иске Элмәле), Гөлфия Ибәтова (Чирмешән); Равилә Кәримова (Чирмешән)  – әле җәмгыять биргән биш центнер бодай отучы.

Башка призлар түбәндәгеләрдә:

–аккумулятордан эшли торган агу сиптергеч – Шәфигулла Гарифуллин (Чирмешән);

–аккумулятордан эшли торган агу сиптергеч – Петр Ефремов (Ульяновка);

–аккумулятордан эшли торган шөреп боргыч – Фәридә Гатина (Лашман)

–триммер – Шәфыйка Гозәерова (Кара Чишмә);

–кул арбасы – Гөлсирә Талипова (Лашман);

–төзелеш фены – Рәмилә Шиһапова (Туймәт);

–электрдан эшли торган шөреп боргыч – Әлфия Дәүләтшина (Чирмешән);

–электрдан эшли торган шөреп боргыч – Рәфкать Нуретдинов (Лашман);

–“болгарка” – Ф. Шәймөхәммәтов (Чирмешән);

–ризык ваклагыч – Вера Тарасова (Чирмешән);

–чәшкеләр җыелмасы – Татьяна Домнина (Түбән Кармалка);

–савыт-сабы җыелмасы – Алсинә Әхмәтвәлиева (Чирмешән);

–үлән чапкычка “катушка” – Гөлнур Шәрифуллина (Чирмешән);

–3 литрлы банкада бал – Марина Полякова (Күтәмә), Рәҗәп Мортазин (Кара Чишмә), Фоат Бикбов (Чирмешән);

–“заварка” чәйнеге – М. Вәлиева (Түбән Кәминкә);

–1 мең сум акчага сертификат – Гүзәлия Ганеева (Чирмешән),

– 1 мең сум акча – Вера Захарова (Иске Элмәле), Александр Башарин (Күтәмә);

–500 сумга сертификат – Фәгыйль Гатин (Чирмешән);

– 1 пачка чәй – Р. Хөснетдинов (Чирмешән), Валентина Аркаева (Күтәмә), Ләйсән Дәүләтшина (Түбән Чегодай).

Кызыксындыру бүләкләре – Сания Фәсыйхова (Туймәт), Рушания Шакирова (Чирмешән), Наталья Микушова (Иске Элмәле).

Призларны район газетасы редакциясе бинасыннан килеп алырга кирәк.

Гөлсирә Шәрифуллина фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев