Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

“Безнең Чирмешән” – “Наш Черемшан”га язылучылар арасында призлар уйнатылачак

Акция 2023 елның икенче яртысына район газетасына язылучылар арасында үткәрелә.

Анда катнашу өчен газетага 6 айга заказ бирү хакындагы квитанция һәм акча түләгәнлеккә чек күчермәләрен, конверт тышына “Акция” тамгасы куеп, 2023 елның 13 июленә кадәр редакциягә җибәрергә кирәк.

Безнең адрес: 423100, Чирмешән авылы, Беренче Май урамы, 27.

Призлар түбәндәгеләр:

-10 кешегә – 1әр центнер бодай (“ЧИРМЕШӘНАГРО” бүләге);

-шомарту машинасы – "болгарка" (Гыйләҗев Илнар кибетеннән);

-савыт-саба җыелмасы, чәй сервизы, кастрюль-жаровня (“Булгар” сәүдә үзәге);

-10 баш кызыл тавык (Габшакировлар предприятиесеннән);

-2 кешегә – 2шәр мең, 1 кешегә – 1 мең сум акча (Илмир Камалов предприятиесе, төзелеш кирәк-яраклары кибете);

-сувенир-шкатулка (рәссам Җәлил Вилдановтан).

Моннан тыш, 5 кешегә кызыксындыру бүләкләре дә (район электр челтәрләреннән, “Җәннәт” кибетеннән, инвалидлар җәмгыятеннән) була.

Призлар 2023 елның 14 июлендә редакция бинасында уйнатылачак.

Призлар алуда булышучы юмарт иганәчеләргә алдан ук рәхмәт әйтәбез.

Реклама АО “ТАТМЕДИА” 16+

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев