“Безнең Чирмешән” (“Наш Черемшан”) газетасына язылучылар арасында призлар уйнатылды
Район газетасы редакциясе үз укучылары арасында призлар уйнатты.
2023 елның икенче яртысына газетага язылып, Чирмешәндә яшәүче Валентина Ильмендеева 10 кызыл тавык отты.
Әлеге бүләк иганәче – Габшакиров шәхси предприятиесеннән.
“ЧИРМЕШӘНАГРО”дан түбәндәге якташлар берәр центнер бодай алачак: Фатыйма Галимова (Түбән Чегодай), Миңнегөл Җәләева, Шәфыйка Гозәерова (Кара Чишмә), Евгения Макарова (Ивашкино), Фазыйл Галимов (Лашман), Владимир Белов (Девичья Поляна), Зөлфия Мортазина (Утыз Имән), Рәсимә Мисбахова (Чирмешән), Наталья Павлова (Чирмешән), Габдерәхим Гыйнванов (Бәркәтә).
Башка призлар түбәндәгеләрдә:
-шомарту машинасы – Анна Суворова (Чирмешән);
-савыт-саба җыелмасы – Самат Галимов (Туймәт);
-кастрюль-жаровня – Полина Микушова (Яңа Элмәле);
-чәй җыелмасы (12 предмет) – Исхак Хөснетдинов (Чирмешән);
-шкатулка – Фәнирә Җәләева (Кара Чишмә);
-савыт-саба җыелмасы – Елена Статина (Ульяновка);
-1 кап шикәр, 1 кап чәй – Гөлнара Сафина (Югары Кәминкә);
-2 мең сум акча – Айгөл Кәримова (Туймәт);
-2 мең сум акча – Гүзәл Газыймова (Чирмешән);
-1 мең сум акча – Сәгыйдә Кашапова (Бәркәтә);
-кухня үлчәве – Рафик Әхтәмов (Иске Үтәмеш);
-1 кап чәй – Миннур Галиева (Лашман);
-покрывал – Венера Хөснелгатина (Кара Чишмә);
-сөлгеләр җыелмасы – Зәрига Мортазина (Түбән Чегодай);
-савыт-саба җыелмасы – Фәһим Моталлапов (Түбән Кәминкә).
Отышлар уйнатуда 138 абүнәче катнашты, алар тулаем 26 бүләк отты.
Акциядә катнашучыларның барысына да рәхмәт.
Редакция бүләкләр алуда булышкан юмарт иганәчеләргә: “ЧИРМЕШӘНАГРО” җәмгыятенә, “Габшакиров” шәхси предприятиесенә, “Булгар” сәүдә йортына, район электр челтәрләренә, инвалидлар җәмгыятенә, эшкуарлар: Илнар Гыйләҗевка һәм Илмир Камаловка, “Җәннәт” кибетенә, аларның хуҗаларына, җитәкчеләренә, рәссам Җәлил Вилдановка олы рәхмәтен җиткерә.
Гөлсирә Шәрифуллина фотолары һәм видеосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев