Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

“Безнең Чирмешән” исәнлекне дә арттыра

“Безнең Чирмешән”нән башка яшәүне күз алдына да китереп булмый. Аны гел алдырдык.

Почта вакытында килми башлагач, башка җае чыкты - район газетасына редакциягә барып язылабыз (альтернатив подписка). Болай арзангарак та чыга. Хәзер газетаны редакциядән үзебез барып алабыз, бик уңайлы, бер авырлыгы юк, җәяүләп йөреп кайту сәламәтлеккә файда, район хәбәрләрен дә “кайнар” килеш укыйбыз.

Без, пенсиядәге кешеләр, интернет белән бик дус түгел, шуңа газета безгә яңалыклар җиткерүче төп чыганак. Газетаны кулга алып уку үзенә бер рәхәтлек бирә. “Безнең Чирмешән”дә намаз вакытлары булу яхшы, хатыным Рәйсә намазда. Районда узган барлык чаралар да газетада яктыртыла, авыл кешеләре, таныш-белеш, элеккеге хезмәттәшләр турындагы язмаларны да яратып укыйм. Газета аша бирелгән котлаулар да хәбәр җиткерә.

Хатыным газетада чыккан рецептларны да файдалана, бакчачы киңәшләре дә ярап куя. Мәзәкләр укып елмаеп алырга да була.

Ильяс Мортазин.

Чирмешән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев