"Безнең Чирмешән" көлдерә
Миңа сөйләргә ярамый
Мәҗлескә җыелсалар, ир-ат халкы армия хезмәте турында искә төшерми калмыйдыр. Күбрәк берничә кешенең хәтере яхшы икәне беленә. Наил генә сөйләшүдә актив катнашмый.
-Син никтер гел читтә каласың, дигәч ул: -Егетләр, кул куйдырдылар, ант иттерделәр, сер сакларга сүз бирдем, - дип ансат кына котыла. Баксаң “сере” шул – армиядә хезмәт итмәгән икән Наил.
Син иң яше...
Элегрәк ир-атлар кич белән “түгәрәк өстәл” артына җыелып сыйланырга яраталар. Билгеле, тәмләп сөйләшү алдыннан “ачы-почы”сы кирәк. -Шунысы истә калган, – ди бүген инде шактый олыгайган Нияз абзый. – Кибеткә гел диярлек мин бардым. Кем уйлап тапкандыр, ел айларын санап, арада иң яшьне сайлыйлар. Мин бит декабрь азагында туган, шулай итеп, арабызда яшьрәкләр булса да, янәсе, иң яшенә чыгам. Китә идем инде. Кайткач: “Ярый әле, абый, син бар, иң әүвәл сиңа салабыз“, – дип мактап та куялар.
Кадыйр ГОМӘРОВ.
pixabay.com фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев