Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Бертөрле генә ризык ашыйсы килү — чир билгесе

“Кайчак гел бертөрле генә ризык ашыйсы килеп тора. Моңа әллә ни игътибар бирмибез, билгеле. “Организмга берәр төрле витамин җитмидер”, – дибез. Табиблар исә мондый төр сигналларга игътибарлы булырга чакыра. Алар берәр чирнең билгесе дә булырга мөмкин.

Баллыга тартылу.
Еш кына бу халәт акыл эшчәнлеге белән шөгыльләнгән кешеләрдә күзәтелә. Бу аңлашыла да. Баш мие – глюкоза “яратучы” иң төп органнарыбызның берсе. Нервылары какшаган кешенең дә баллы ризык кына ашыйсы килергә мөмкин. Билгеле булганча, глюкоза адреналин бүленүгә этәргеч була. Стресс вакытында исә бу гормон икеләтә күбрәк бүлеп чыгарыла. Озак вакыт диетада утырган кешене дә баллыга тарта. Шуңа күрә диетада утыручыларга баллы ризык белән дуслыкны тулысынча өзү киңәш ителми.

Ачыга тартылу.
Озак вакытка сузылган вируслы һәм инфекцияле авыртулардан соң организмның таушалу билгесе бу. Инфекциядән тизрәк арыныйм, дисәң, ачы ризык ашаганчы күбрәк су эчәргә киңәш ителә.

Сөт ризыкларына тартылу.
Язва, гастрит кебек ашказаны-эчәк тракты авыруларыннан интеккән кешеләрнең еш кына сөт ризыкларына исе китә башлый. Бу аңлашыла да. Әлеге хроник чирләр баш калкытканда организм еш кына башка төр ризыкны кабул итми башлый. Яшүсмерләрнең күпләп сөт, каймак, эремчек кебек ризыклар ашавы исә актив үсештә булган организмга кальций һәм аксым җитмәү турында сөйли.

Тозлыга тартылу.
Әлеге халәтне йөклелек белән бәйләргә күнеккән без. Чынлыкта исә бу - организмыбызның ярдәм сорап мөрәҗәгать итүе. Сидек юлы авыртулары вакытында тоз аеруча күп сарыф ителә. Шуңа күрә тозлыга тартылу еш кына шушы төркемгә кергән чирләрнең башланып килүе турында кисәтә. Хатын-кызларда еш күзәтелә торган сидек куыгы ялкынсыну (цистит) вакытында табиблар тозны бөтенләй чикләргә куша. Тоз организмда суны тоткарлый. Бу исә әлеге чирнең дәвалауга бирешмичә, озак вакытка сузылуына китерә”, - дип яза “Саулык. Татар халык медицинасы”.

чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев