Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Белгеч кайсы товарларның бәясе төшәчәген әйткән

Билгеле бер төр товарларның хакы март ае башындагыга караганда арзанайган да инде.

Икътисади һәм финанс тикшеренүләре департаменты хезмәткәре Николай Переславский нинди товарларга бәяләрнең төшәчәге турында сөйләп үткән. Аның әйтүенчә, билгеле бер төр товарларның хакы март ае башындагыга караганда арзанайган дә инде.

Көнкүреш техникасы бәясе 20-30 процентка очсызланган. Шулай ук Монополиягә каршы федераль хезмәт тырышлыгы белән ризык бәяләре дә кими. Россиядә җитештерелүче продуктларның берничә тапкыр кыйммәтләнүе бәяләр тирәсендә ясалма рәвештә ыгы-зыгы тудырылуга гына бәйле, дигән белгеч.
Переславский билгеләп үткәнчә, кредит ставкаларының күтәрелүе сәбәпле, халык асылда күчемсез милек һәм машиналар сатып алудан туктаган диярлек. Яңа йортлардагы торак 5-8 процентка кыйммәтләнгән, машина бәяләре һәр көн саен үсеп тора.

Белгеч фикеренчә, вакытлар узу белән йорт җиһазлары да очсызланачак. Хәтта чит илләрнең зур компанияләре Россиядә инде эшләмәсә дә. Мебельгә ихтыяҗ да, тәкъдим дә бар. Шул ук вакытта бизнес ташламалы кредитлар алачак, илдән агач материалларын читкә чыгаруга чикләүләр кертеләчәк.
Башка төр товарларның бәяләре дә озакламый элеккеге хәленә кайтырга тиеш, дигән белгеч.

чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев