Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Базыгызда былтыр япкан банкалар калдымы әле?

Сак булыгыз, аларның саклану вакыты бар.

Хуҗабикәләр кышкылыкка күпләп банка ябарга ярата. Компот, тозлы кыяр, помидор, төрле салатларны хәтта берничә елга җитәрлек хәзерләп куючылар да бар. Тик андый банкаларны озак сакларга ярыймы соң? Базыгыздагы банкаларга игътибар итегез әле.

Әгәр инде банка капкачы кабарып чыккан, яки эчендәге җиләк-җимешләре күгәрек белән капланган икән, консервалар яраксыз, андый компотларны түгәргә генә кала. Кайчагында банка тышкы яктан бик матур күренә, капкачы да үз урынында, ә ачсаң, черегән ис килә. Бу очракта да компотны эчәргә ярамый, һич кызганмыйча түгәргә кирәк.

Чия, өрек, шәфталу кайнатмалары ясаганда аларның төшен алып ташларга яисә андый кайнатманы озакка сузмыйча ашап бетерергә кирәк. Бу җимешләрнең төшләрендә амигдалин матдәсе бар, ә ул организмга эләккәч, агулы синиль кислотасына әйләнә. Кайнатма озаграк сакланган саен аңа агуның күбрәк күчү куркынычы бар.

Нинди генә булмасын, компотларны бер елдан артык сакларга киңәш ителми. Бигрәк тә бу төшле җиләк-җимешләргә кагыла. Аларда сәламәтлек өчен зыянлы синиль кислотасы җыела.

чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев