Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Бәхет, уңыш, байлык китерүче гөлләрне белегез!

Бер гөл өйгә шатлык һәм уңыш җәлеп итә, икенчесе кунаклар чакырып тора, дусларны арттыра, өченчесе... бәби тапкан хатын-кызларга тизрәк савыгырга ярдәм итә икән! Шулай ук күз тиюдән саклаучы, байлык китерүче гөлләр дә бар. Сездә алар үсәме?

Миләүшә гөле (фиалка) үстерүчеләргә уңыш еш елмаерга тиеш. Бу гөл хуҗасын елмайтырга сәбәпләрне җәлеп итеп тора икән. Хәтта өегездә бер генә миләүшә үстерсәгез дә, аның уңай йогынтысы тияргә тиеш. Ә бу гөлне десертка яисә эчемлекләргә кушарга өйрәнсәгез, яшьлегегез дә озайлы булыр.

Драцена — бамбукның бер төре. Ул уңыш кына түгел, өйгә кунаклар да чакырып тора икән. Бу гөл — дуслык һәм иминлек символы. Өендә драцена үскән кешенең барысы да ал да гөл булырга тиеш!

Фикусны дәваханәләрдә һәм бала тудыру йортларында күргәнегез бармы? Юкка түгел! Элек-электән бу гөлне бәби тапканнан, авырганнан соң тизрәк савыгу өчен үстергәннәр. Фикус өйгә позитив энергия тартып тора.

Розмарин — яхшы тәмләткеч. Ләкин аны бүлмә гөле кебек өйдә үстерсәгез дә үкенмәссез. Бу үсемлек начар күзләрдән саклый икән. Италиядә розмаринны йөрәк янында йөртәләр. Акча килсен өчен генә түгел, гайбәттән котылу өчен дә. Аны хәтта кабер мазьларга да кушканнар. Ни өчен дисезме? Шайтан якын килмәсен өчен...

чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев