Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Бәрәңгенең файдалы һәм зыянлы яклар турында

Бәрәңге дөньядагы иң популяр һәм иң үтемле яшелчә, аңардан меңнәрчә төрле ризык әзерләп була.

Шуңа да ул күпләребезнең иң яраткан ашамлыкларның берсе. Ләкин аның файдалы яклары булган кебек, зыянлы яклары да бар. Бу хакта "Гемотест" лабораториясе эксперты, табиб-энтеролог Екатерина Кашух менә ниләр ди.

Белгеч билгеләвенчә, бәрәңге углеводларга, витаминнарга һәм минералларга гаять бай. Киң таралган фикерләргә карамастан, бәрәңге түбән калорияле продукт булып санала. 100 грамм бәрәңгедә 80 килокалорий бар.  Яшелчәнең төп компоненты -  крахмал һәм ул бүлбенең гомум авырлыгының  17 процентын тәшкил итә. Бәрәңгедә шулай ук клетчатка, аксым һәм бераз май бар. Моннан тыш, аңарда зур булмаган күләмдә  С витамины, В төркеме витаминнары, калий, магний, фосфор һәм тимер бар.  

Бәрәңге клетчаткасы эчәклек эшчәнлеген нормальләштерә һәм андагы сәламәт микрофлорага ярдәм итә.  Калий йөрәк-кан тамырлары эшчәнлегенә уңай йогынтысын ясый, кан басымын көйләргә булыша, шулай ук организмнан артык сыеклыкны бүлеп чыгарырга булыша. С витамины күзәнәкләргә әчү стрессына каршы көрәшергә, иммун системасы эшчәнлегенә ярдәм итә.

Гастроэнтеролог бәрәңгедә тиз үзләштерелүче углеводлар кешедә тиз тую хисе тудыруын һәм канда шикәр дәрәҗәсе кискен арттыруын раслый.  Бу исә шикәр авыруы белән интегүчеләр һәм ябыгырга телүчеләр өчен проблема тудыра.

Бәрәңгедәге туклыклы матдәләр сәламәтлек өчен файдалы. Ләкин аларның никадәр файдалы булуы яшелчәң ничек итеп пешерелүенә һәм шулай ук аңа кушып ашалган башка продуктларга бәйле. Мәсәлән, кәбестә һәм кишер белән пешерелгән бәрәңге кыздырылган яисә сөт коктейле белән пешерелгәненә караганда күпкә файдалырак, ди табиб.  Иң яхшысы - суда, парда, мичтә пешерү. Бу ысуллар белән пешергәндә бәрәңге үзенең витаминнарын һәм минералларын саклап кала. Аеруча кабыгы белән пешерелгәне файдалы, чөнки мондый ысул белән пешергәндә кабыкта ашкайнату өчен файдалы булган клетчатка сакланып кала.  Сөт, май яисә каймак өстәлүе сәбәпле бәрәңге измәсенең файдасы да кими, чөнки калориясе зуррак. 

Табиб шулай ук бәрәңге шыткан һәм яшелләнгән булса аш-суга кулланмаска киңәш итә. Яшел төскә кергән бүлбедә агулы соланин матдәсе туплана, ул исә агулануга китерүе мөмкин. Мондый бәрәңгедән шикле урыннарны кисеп ташлап та пешерергә ярамый, ди Кашух. 

чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев