Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Банан - җәннәт җимеше

Коръәндә: “Вә җимешләре астан өскә хәтле тезелгән хуш исле банан агачлары арасында…” - диелгән (“Вакыйга” сүрәсе, 29нчы аять).

“Банан – бик туклыклы продукт, аның 75 процентын - су, 1,3 процентын аксым һәм 0,6 процентын май тәшкил итә. Бананның калган өлеше исә төрле углеводлардан һәм калийдан тора.

Банан күп кенә авырулардан савыктыра. Мәсәлән, аны температура күтәрелсә, мускул спазмнары булса, мускул тукымалары зәгыйфьләнсә ашарга киңәш ителә. Калийга бай булганга күрә, банан организмнан ашкайнату калдыкларын чыгаруны тизләтә.

Банан кан басымын төшерергә дә ярдәм итә. Моннан тыш, ул аллергияне дәвалаганда да файдаланыла. Шулай ук бананда булган калий белән натрий берләшмәсе күзәнәкләрнең һәм мускул тукымаларының үсешен стимуллаштыра, йөрәк тибешен һәм су-тоз балансын көйли.

Бананда күп микъдарда В6 витамины бар. Әлеге витаминның организмда җитмәве аруга, реакциянең әкренәюенә, тынычсызлыкка, йокысызлыкка, азканлылыкка, бөерләрдә таш барлыкка килүгә, тән тиресенең начараюына, ә авыр стадияләрдә хәтта акылны җуюга да китерә”, - дип яза “Татар дини календаре”.

чыганак

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев