Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Белеп торыгыз

Балан чәчәк атканны көтегез!

Халыкта чынлыкка туры килгән бик дөрес сынамыш яшәп килә.

Быел май ае салкын төннәре белән үзәккә үтте. Шуңа карамастан, табигать ялгышмый, җәйгә бик аз калганын искәртеп тора. Бакчада груша, чия, слива бер-бер артлы ап-ак чәчәккә төренде. Ниһаять, күптән көткән эссе көннәр башланды. Синоптиклар алдагы көннәрдә һава температурасы 25 градуска кадәр күтәрелүен вәгъдә итә. Димәк, тиздән балан да чәчәк ата башлаячак.

Күп кенә бакчачылар, моңа кадәр тәрәзә төбендә утырган үсентеләрне капламыйча гына тышка чыгарып утыртырга ярыймы икән, дип баш вата. Халыкта элек-электән “Балан чәчәк атса, кыраулар булмаячак” дигән фаразлау яшәп килә. Бакчачылар да бу сынамыш белән килешә.

Баланның беренче чәчәкләре күренү белән помидор, татлы борыч, баклажан үсентеләрен ачык түтәлгә чыгарып утыртырга була. Бу инде башкача салкыннар булмаячак, кырау төшмәячәк дигәнне аңлата.

чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев