Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Белеп торыгыз

Бәйрәм көннәрендә эшләгән өчен югары тариф буенча түләргә тиешләр

HeadHunter эш эзләү сервисы юристы Александр Кузнецов искәрткәнчә, бәйрәм көннәрендә эшләгән өчен югары тариф буенча түләргә тиешләр. Сүз 7 марттан 9 мартка кадәр Халыкара хатын-кызлар көнен бәйрәм итүгә бәйле яллар турында бара.

Белгеч аңлатканча, гомуми кагыйдә буенча бәйрәм көннәрендә эшләгән өчен икеләтә түләнә.

Шул ук вакытта, хезмәткәр компенсациянең башка вариантын да сайлый ала. Юрист сүзләренчә, хезмәткәрнең, әгәр эш бирүче аңа хезмәт хакын саклап калмыйча өстәмә ял көне бирсә, бәйрәмдә эшләгән өчен гадәти түләүгә ризалашырга хакы бар.

Кузнецов искәрткәнчә, компенсациянең мондый варианты турында карарны хезмәткәр үзе генә кабул итә. Эш бирүченең югары түләүне өстәмә ял белән алмаштырырга хакы юк.

чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев