Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Белеп торыгыз

Авыл йомыркасын озак вакыт ничек сакларга?

Социаль челтәрдә оста ханымнар файдалы киңәшләр белән бүлешеп тора.

Шуларның берсе – авыл йомыркасын катырып кую турында. Бу – бигрәк тә бавырсак һәм чәкчәк әзерләүчеләр өчен яхшы була, чөнки сап-сары авыл йомыркасыннан камыр ризыклары да шәп килеп чыга.

«Кызлар, салкыннар башланды, димәк, тавыклар да йомырка аз сала башлый. Шуңа күрә йомырканы, блендер белән туглап, силикон кекс савытларында туңдырабыз, аннары пакетларга күчереп, туңдыргычта саклыйбыз. Токмач, бавырсак, чәкчәк, шулай ук барлык камыр ашларына менә дигән булачак. Хәтта кыздырып алырга да була», – дип яза авылда яшәүче ханымнар.

чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев