Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Ашыгыч хезмәтләр хәбәр итә

17нән 24 ноябрьгә кадәр вакыт аралыгында 135нче янгын часте диспетчерлыгына ут чыгу очраклары турында хәбәрләр кермәгән. Үткән атнада "Чирмешән" муниципальара полиция бүлегенә 14 гариза һәм хәбәр кергән. ЮХИДИ хезмәткәрләре юл хәрәкәте кагыйдәләрен санга сукмаган 112 кешене ачыклаган, 3 шофер транспорт чарасы белән аек булмаган килеш идарә иткән өчен җаваплылыкка тартыла....

17нән 24 ноябрьгә кадәр вакыт аралыгында 135нче янгын часте диспетчерлыгына ут чыгу очраклары турында хәбәрләр кермәгән.

Үткән атнада "Чирмешән" муниципальара полиция бүлегенә 14 гариза һәм хәбәр кергән.
ЮХИДИ хезмәткәрләре юл хәрәкәте кагыйдәләрен санга сукмаган 112 кешене ачыклаган, 3 шофер транспорт чарасы белән аек булмаган килеш идарә иткән өчен җаваплылыкка тартыла. Ике юл-транспорт вакыйгасы булган, кешеләргә зыян килмәгән.
Участок инспекторлары 18 кешегә карата административ беркетмә төзегәннәр, аларның күпчелеге - җәмәгать урыннарында аек булмаган килеш йөрүчеләр.
Кече Чегодай авылы янындагы кырда сугару җиһазлары торбаларын сүтеп ятучы бер төркем кеше тоткарланган. Тикшерү бара.
Ашыгыч медицина ярдәменә үткән атнада тәүлеккә 20гә якын чакырту кергән. Фельдшер Гөлнур Әхмәтҗанова сүзләре буенча, күпчелек чакыртулар йөрәкләре авыру кешеләр янына булган, ОРВИ һәм алкоголь белән агулану очраклары да бар.
21 ноябрьдә Чирмешәннең Бакча урамында икмәк кабул итү предприятиесе шоферы КамАЗ машинасында газүткәргечкә бәрелгән. Газ хезмәте начальнигы Анатолий Федоровский әйтүенчә, газ тышка чыкмаган, ватылган урын төзәтелә. Гаепле шофер административ җаваплылыкка тартылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: полиция