Апанай мәчете мәдрәсәсендә Гаяз Исхакыйга багышланган күргәзмә эшли
Апанай мәчетенең Күл буе мәдрәсәсендә бөек язучыбыз, җәмәгать эшлеклесе, дин әһеле Гаяз Исхакыйга багышланган кичә үткәрелгән.
Чараны Апанай мәчете имам-хатыйбы, тарих фәннәре кандидаты Нияз хәзрәт Сабиров ачып җибәргән. Очрашуда әдипнең иҗатын өйрәнүче галимә Лена Гайнанова Гаяз Исхакыйның тормыш юлы турында лекция сөйләгән.
-Тамашачыларны Лена Гайнанованың шәхси архивында Гаяз Исхакый хакында тупланган материаллардан торган күргәзмә белән таныштырдылар,- дип хәбәр итте безгә Казанда яшәүче якташыбыз Минвәгыйз Зәйнетдинов. –Нәсел җебе Лашманга бәйле күренекле язучы, драматург, җәмәгать эшлеклесе, татар халкының мәшһүр улы Гаяз Исхакыйга багышланган күргәзмә якташларыбыз өчен дә кызыклы булыр. Ул быел 1 сентябрьгә кадәр һәр сишәмбе һәм җомга эшләячәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев