Аномаль эсселәрнең кайчанга кадәр дәвам итәчәген әйттеләр
Урал һәм Идел буе территориясендә климатик нормадан 10-12 градуска югарырак температура атна ахырына кадәр дәвам итәчәк. Бу хакта Россия Гидрометеорология үзәге фәнни хезмәткәре Роман Вильфанд хәбәр иткән.
«Уралда һәм Идел буе округында 35 градуска кадәр эссе һава торышы сакланачак. Бу нормадан 10-12 градуска югарырак», – ди Вильфанд.
21 һәм 22 майда һава торышында үзгәрешләр көтелә. Төнлә 12-17, көндез 25-30 градус эссе булыр дип фаразлана, "Ватаным Татарстан" дип яза.
фото: https://pixabay.com/ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев