Алда безне өч көнлек ике эш атнасы көтә
Россиялеләрне апрель ахырында һәм май башында өч көнлек эш атналары көтә. Бу хакта Дәүләт Думасының хезмәт комитеты башлыгы Ярослав Ниловка сылтама белән хәбәр итә.
«Бу айның соңгы атнасында без 28, 29 һәм 30 апрельдә эшләячәкбез. Бу өч көнлек кыска эш атнасы булачак. 30 апрель - 1 Май алдыннан кыска эш көне көтелә», - диде парламентарий.
Депутат искәрткәнчә, икенче өч көнлек эш атнасы 5 майдан 7 майга кадәр узачак.
«Шул рәвешле, апрель ахырында һәм май башында бездә өч көнлек ике кыска эш атнасы булачак», - диде Нилов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев