Аҗдаһа елын дөрес сыйлар белән каршылагыз!
2024 елны ничек каршыларга кирәклеген беләсезме?
Өстәлгә ак яисә кызыл япма җәегез.
Шәмнәр һәм декоратив элементлар турында онытмагыз. Матур салфеткалар куегыз. Өстәл күзне җәлеп итеп, “чакырып” торырга тиеш.
Быел сыйлар бик тәмле һәм юмарт булырга тиеш. Кытайларда аҗдаһа — императорларга якын зат. Аны лаеклы каршыларга кирәк. Өстәлдә кимендә унике төрле ризык булырга тиеш!
Аш, дөгеле ризыклар, яшел чәй, әфлисун, мандарин, хөрмә кебек “алтын төсле” җимешләр булсын.
Аҗдаһа — ит тә, балык та, үсемлекләр дә ярата. Шуңа күрә нәрсә әзерләсәгез дә ел хуҗасы шат булыр. Иң мөһиме — сыйларыгыз бик тәмле, матур итеп куелган булсын.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев