8 октябрьгә һава торышы
Бүген Татарстанда антициклон тәэсирендә һава температурасының күтәрелүе көтелә.
Республикада алмашынучан болытлы һава торышы сакланачак. Сизелерлек явым-төшем булу ихтималы аз. Кайбер урыннарда, Казанны да кертеп, төнлә төшкән томан сакланачак.
Көнчыгыш һәм көньяк-көнчыгыштан искән җилнең тизлеге секундына 3-8 метрдан артмаячак.
Көзге салкын төннән соң төбәкнең көньягында көндез һава температурасы +14...+19 градуска кадәр җылыначак (Казанда – +16...+18 градуска кадәр).
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев