8 ноябрьдә Ай тотыла: кайда һәм сәгать ничәдә күренәчәк
Бүген – 8 ноябрьдә Ай тотылачак. Күк җисеменең максималь дәрәҗәдә тотылуы Мәскәү вакыты белән 13 сәгать 59 минутка туры килә. Быел –табигатьтә икенче тапкыр шундый күренеш инде бу. Ай Кояш күләгәсе аша узганда, куе кызыл төскә керәчәк.
Айның тулысынча тотылуы сәгать ярым чамасы дәвам итәчәк. Аны илнең көнчыгыш өлешендә: Сахалин, Камчатка, Хабаровск, Приморье крайлары, Үзәк һәм Көнчыгыш Якутия, Байкал аръягы, Үзәк Себердә яшәүчеләр аермачык күзәтә алачаклар. Уралда һәм Россиянең Европа өлешендә (без дә шуңа керәбез) исә Айның тотылуы, көн болытсызрак булганда, өлешчә генә күренеп китәргә мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев