6 майга һава торышы
Бүген, 6 майда, Татарстанда аномаль җылы, әмма тотрыксыз һава торышы көтелә.
Республикада алмашынучан болытлы һава торышы саклана. Урыны белән (Казаннан тыш) кыска вакытлы яңгырлар яварга, яшен булырга мөмкин.
Көньяк-көнбатыштан секундына 5-10 метр тизлек белән исүче җил урыны белән секундына 15 метрга кадәр (Татарстан башкаласында – секундына 12 метрга кадәр генә) көчәячәк.
Җылы төннән соң (+8.. +13 градуслы), көндез төбәк территориясендә һава +23.. +28 градуска кадәр җылыначак (Казанда – +25..+27 градуска кадәр).
Элегрәк «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, бу атнада Татарстанда температура фоны күтәрелү дәвам итәчәк, республикада аномаль җылы һава торышы урнашачак – ул климатик нормадан дүрт-биш градуска югарырак булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев