28 ноябрьгә һава торышы
Бүген, 28 ноябрьдә, Татарстанда дымлы, болытлы һәм аномаль җылы һава торышы сакланачак.
Республикада кар һәм яңгыр явачак. Кайбер районнарда, Казанны да кертеп, иртәнге сәгатьләрдә яңадан томан төшәчәк. Кайбер урыннарда бозлавык барлыкка килә. Төбәк юлларында урыны белән бозлавык булуы ихтимал.
Көндез секундына 7-12 метрга кадәр көчле көньяк-көнбатыш җиле кайбер урыннарда секундына 15-17 метр тизлек белән көчәячәк (ТР башкаласында – 15 м/с кадәр генә).
Салкынча (-3 градуска кадәр) төннән соң тәүлекнең якты вакытында Татарстанда һава 0... +4 градуска кадәр җылыначак (Казанда – +2...+4 градуска кадәр).
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев