Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

28 декабрьдә 101 яшь тулачак фронтовикка Рөстәм Миңнеханов Рәхмәт хаты тапшырды

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе һәм Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының йомгаклау коллегиясе алдыннан Республика Президенты фронтовик һәм янгын сагы ветераны Фәррах Хәйретдинов белән очрашты һәм Рәхмәт хаты тапшырды. Бу хакта “Татар – информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә.

Фәррах Хәйретдин улы хәрби разведкада хезмәт иткән, дүрт сугыш герое, үзенең сугышчан юлын Халхин-голда башлап, Берлинга кадәр барып җиткән, аннары янә көнчыгышка әйләнеп кайткан.

Сугыштан соң озак еллар янгын частендә хезмәт куйган. 1970 елда лаеклы ялга китсә дә, 1995 елга кадәр эшләвен дәвам итә.

28 декабрьдә аңа 101 яшь тулачак. Президент, графигы тыгыз булу сәбәпле, бәйрәмдә катнаша алмавын әйтте, әмма сак хезмәте ветеранына үзенең котлау сүзләрен җиткерергә вәгъдә итте.

Сүз уңаеннан, районыбызның иң өлкән кешесенә, Бөек Ватан сугышы ветераны Константин Васильевка октябрь аенда 101 яшь тулды. 1918 нче елда туган Константинович Мартемьянович сугышка кадәр педагогия училищесын тәмамлаган. Яңа Элмәле башлангыч мәктәбендә өч ел укытучы булып эшләгәннән соң, 1940 елда ул Кызыл Армия сафларына алына. Украинада элемтәче сыйфатында хезмәт итә, Бөек Ватан сугышы башланганда да шунда була. Сугышның беренче көннәреннән үк аяусыз, канлы бәрелешләрдә катнаша. Күрсәткән батырлыклары өчен, якташыбыз  “Батырлык өчен“, “Сугышчан казанышлары өчен“ медальләре белән бүләкләнгән. Константин Васильев сугышны Берлинда тәмамлый. Туган ягына кайткач, лаеклы ялга чыкканчы, Ульяновка мәктәбендә балаларга белем бирә.

tatar-inform.tatar

фото: Татар-Информ/ архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев