28 августка һава торышы
Бүген, 28 августта, Татарстанда аязучан болытлы һәм шул ук вакытта салкынча һава көтелә.
Көндез бөтен төбәк территориясендә урыны-урыны белән (ләкин Казанда түгел) кыска вакытлы яңгырлар дәвам итә. Кайбер районнарда яшенле яңгырлар, боз явуы ихтимал.
Җил көньяк-көнбатыштан, секундына 6-11 метр тизлектә исәчәк.
Салкын төннән соң төбәк территориясендә һава температурасы көндез 16-21 градуска кадәр күтәреләчәк (ТР башкаласында термометр баганалары +18..+20 градуска кадәр).
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев