25 мартка һава торышы
Бүген, 25 мартта, Татарстанда атмосфера фронты тәэсирендә һава шартларының начараюы һәм температура фонының түбәнәюе көтелә.
Республикада аязучан болытлы һава булачак. Көнчыгыш районнарда урыны белән юеш кар һәм яңгыр явуы көтелә, иртән бозлавык хасил булуы ихтимал. Моннан тыш, иртәнге сәгатьләрдә кайбер урыннарда төнлә төшкән томан сакланыр.
Секундына 2 метрдан 7 метрга кадәр булган җил вакыт узу белән юнәлешен көньяк-көнбатыштан көнчыгышка һәм төньяк-көнчыгышка үзгәртәчәк. Иртән юлларда урыны белән бозлавык сакланачак.
Төнлә 0, -5, ә аязганда -8 градус салкыннан соң тәүлекнең якты вакытында Татарстанда һава 4-9 градуска кадәр җылыначак (Казанда +7, +9 градуска кадәр).
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев