25 апрельдән Татарстанда махсус режим гамәлгә керә – ни эшләргә ярамый
25 апрельдән 11 майга кадәр Татарстанның барлык территориясендә, шул исәптән Чирмешән районында да, янгынга каршы махсус режим гамәлгә керәчәк.
Бу хакта республика Министрлар Кабинетының карары рәсми хокукый актлар порталында бастырылды.
Бу чорда бик сак булырга кирәк! Махсус режим вакытында түбәндәгеләр катгый тыела:
- учак ягу;
- көнкүреш калдыкларын, кипкән үлән һәм чүп-чарны яндыру;
- урман янгыннары куркынычы булган җирлекләрдә ачык утта ризык әзерләү (рестораннар, кафелар, барлар моңа керми);
- пиротехника куллану, очучы фонарьлар һәм ачык утлы башка әйберләр җибәрү.
Аерым игътибар: авыл җирлекләре хакимиятләре үз территорияләрендә коры үлән һәм чүп-чарны вакытында җыеп алырга, шулай ук янгын куркынычы тудыра торган эшләрне чикләргә бурычлы.
Бер генә очкын да зур бәлагә китерергә мөмкин. Янгын чыкса, шунда ук 112 телефонына шалтыратыгыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев