24 июльгә һава торышы
Бүген, 24 июльдә, Татарстанда уртача эссе һәм шул ук вакытта тотрыксыз һава торышы сакланачак.
Республикада аязучан болытлы һава торышы сакланачак. Бөтен республикада кыска вакытлы яңгырлар көтелә. Кайбер районнарда, Казанны да кертеп, яшенле яңгырлар булуы ихтимал. Боз явуы да мөмкин. Иртән кайбер урыннарда, шул исәптән ТР башкаласында да, төнлә төшкән томан сакланачак.
Җылы төннән соң Татарстан буенча һава көндез +23...+28 градуска кадәр җылыначак (республика башкаласында – +25...+27 градуска кадәр).
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев